“Шатлык” приютында Җиңү бәйрәме

2016 елның 11 мае, чәршәмбе

Питрәч районындагы “Шатлык” социаль приютында әлеге бәйрәмне үткәрү күркәм традициягә әйләнеп бара. Приютта тәрбияләнүче балалар “Калинушка” ансамбле белән берлектә концерт программасы күрсәттеләр. Бәйрәмгә районыбызның Бөек Ватан сугышы ветераннары Куприянова Нина Никифоровна һәм Козлов Михаил Васильевич чакырылганнар иде.

Ветераннар балаларга авыр сугыш еллары турында сөйләделәр. Балалар бик игътибар белән фашистларның ерткычлыгы, безнең бабаларыбызның батырлыклары турында тыңладылар.

Бу очрашу бәйрәм табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International