ТР ЯШЬЛӘР ҺӘМ СПОРТ ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ “2015 елда Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре арасында рейтинг“ республика смотр-конкурсының нәтиҗәләрен чыгарды. Катнашучыларның дүртенче төркемендә беренче урын өчен, Диплом белән КДЮСШ балаларына өстәмә белем бирүче Питрәч муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе бүләкләнде. Шулай ук, Питрәч спорт мәктәбе, оргтехника һәм көнкүреш техникасы сатып алуга мөмкинчелек биргән 100000 сум күләмендәге акчалата приз да алды.
КАЗАНДА УЗГАН “DREAMFEST“ балалар һәм яшүсмерләр иҗаты буенча Халыкара конкурс-фестивалендә, “Ирекле стиль, катнаш төркем” номинациясендә, Питрәчнең “Әкият“ хореография коллективы (җитәкчесе Ирина Гришанина) 1 дәрәҗәле диплом белән бүләкләнде.
ИВАНОВО ШӘҺӘРЕНДӘ УЗГАН 100 килограммнан артык авырлык категориясе арасында билбау көрәше буенча Россия кубогы ярышларында җиңүче - Фәрхәт Фәйзуллин булды.