Иске Шигали мәктәбе укучылары Кырлайга сәяхәткә барды

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Укучылыр белән бергә әниләр дә барды. Сәяхәтебезне ике катлы гаҗәеп матур зәвыклы Бакый Урманчы проекты белән эшләнгән музейдан башладык. Музейга керү юлында Тукай әкияте геройлары тезелгән, аннары бөек шагыйрьнең һәйкәле – бар да искиткеч! Укучылар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләгәннәрне кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр, фотога төштеләр. Музей артында –елга, монда су анасы көтеп утыра, шүрәлеләр карап тора. Ә каеннар! Мондый да төз, мондый да биек каеннар, мөгаен , бары Кырлайда гынадыр... Сәяхәтебезне дәвам итеп Сәгъди абзый йортына юнәлдек. Анда безне тагын бер могҗиза көтеп торган икән. Бөек шагыйрьнең 130 еллыгына өй артындагы бакча сәнгать дөньясына әверелгән! Быел Кырлайга бик югары дәрәҗәле кунаклар, сәяхәтчеләр,  хәтта чит илдән дә бик күп килгән икән. Тукайга булган ярату, хөрмәт көннән-көн, елдан-ел арта гына бара. Сәяхәттән укучылар бик канәгать булып, яңа белемнәр туплап, матур уйлар, хисләр белән кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International