Район башлыгы республика акциясенә кушылды

2016 елның 17 июне, җомга

Ул  ялгыз яшәүче  биш хезмәт ветеранын һәм тыл хезмәтчәнен 2016 елның  икенче яртыеллыгына  “Вперед”-“Алга” район газеталарына яздырды.

Исегезгә төшерәбез,  әти-әниеңне һәм  якыннарыңны  республика журнал һәм газеталарына яздыру  акциясен “Татмедиа” медиахолдингы генераль директоры Андрей Кузьмин тәкъдим итте. Акциягә беренчеләрдән булып, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республика җитәкчелеге, министрлар  кушылды.

Интерактив акция 18 июньгә кадәр дәвам итә. Газета-журналларга ике ысул белән яздырырга мөмкин: Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы аша һәм барлык почта бүлекчәләрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International