Кощак авыл китапханәсенә дуслык бәйрәменә класс җитәкчеләре Дильшат Ханиповна белән 4-нче класс укучылары килде. Балалар бик әhәмиятле hәм кирәкле дуслык темасы белән таныштылар. Алар бик теләп үзләренең дуслары турында сөйләделәр, дусларының яхшы якларын санап чыктылар, үзара мөнәсәбәтне ничек саклау турында фикер йөрттеләр, дуслык турында легенда тыңладылар. Шулай ук дуслык турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Бик теләп төрле уеннарда катнаштылар: “Комплимент”, “Әйдәгез бер-беребезне сәламлибез”, әдәби геройларга парлар таптылар, “Кем кем белән дус?” дип аталган викторина сорауларына җавап бирделәр.