Кощак мәктәбендә парламент дәрес узды

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Кощак урта белем бирү мәктәбендә “Татарстан-2030: минем республиканың киләчәгенә керткән өлешем” темасына багышланган дәрес уен-сәяхәт формасында узды.

Өлкән сыйныф укучылары җәмгыять белеме, география һәм әдәбият укытучылары белән бергә 5-6 нчы сыйныф укучылары өчен: “Милли символикалар”, “Парламент”, “Минем Татарстан” һәм “Киләчәк һөнәреләре” станцияләре әзерләделәр. Матур, мәгънәви презентацияләр белән танышкач, балалар ярышларга кушылдылар. Сораштыру җиңүчеләрне билгеләде: 1 нче урынны 6 нчы сыйныф командасы алды, 2 нче урынны – 5 нче сыфныф малайлары, 3 нче урынны – 5 нче сыйныф кызлары. Отышта барысы да калды: өлкән сыйныф укучылары БДИда да, тормышта да кирәк булачак мөһим материалны кабатладылар, ә безнең “сәяхәтчеләр” шундый фикергә килделәр: бүген аларның республиканың киләчәгенә керткән өлешләре – бу яхшы уку, күз күремен киңәйтү,  тирә-юньне саклау һәм киләчәктә дөрес һөнәр сайлау.

Бүген 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-иҗтимагый яктан үстерү стратегиясе белән танышу уен формасында узса да, шунысы билгеле, иң бөек эшләр кечедән башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International