Питрәч “Шатлык” приюты белгечләренең һәм тәрбияләнүчеләренең сәламәт ял көннәре нарталыкта үтте.
Кунакларны төрле конкурслар һәм спорт ярышлары көтте. Приютта тәрбияләнүчеләрнең бөтен кешене дә биюле флешмобка җәлеп итүләре аларны таң калдырды. Приют белгечләре үзешчән номерлар әзерләгәннәр, нәтиҗәдә бу бөтен кешегә дә дәрт һәм күтәренке кәеф бүләк итте. Һәркем дә онытылмас якты кичерешләр алды!