Питрәч “Шатлык” приютында балаларны уртак карарлар кабул итәргә өйрәтәләр

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

“Шатлык” приютында “Чәчәкләр һәм хисләр дөньясы” программасы гамәлгә ашырыла. Аның нигезендә приют психологы Римма Садыкова “Дүрт стихия” һәм “Парлы рәсем ясау” дәресләре үткәрде.

Мәктәп яшендәге балалар теге яки бу сорау буенча үз фикерләрен әйттеләр, проблеманы уртак хәл итәргә һәм бер-берләрен аңларга өйрәнделәр. Дәрес ахырында балалар үзләренең рәсемнәрендә дүрт стихияне сурәтләделәр.

Шул рәвешле, балаларда үзләренең хис һәм тойгылары белән идарә итү алымы формалаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International