Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үтәбез.
Безнең ата-бабалар Ватан өчен үз-үзләрен аямыйча көрәштеләр һәм алар безне аларны хәтерләвебезгә лаек. “Җиңү волонтерлары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Питрәч бүлеге активистлары сугыш ветераннары белән очраштылар.
Ул куркыныч сугыш турында без бүген бары тик китаплардан, фильмнардан һәм ветераннарның истәлекләре буенча гына беләбез. Һәм безнең арада бүгенге тыныч тормыш өчен көрәшкән кешеләр азрак кала барган саен, бу хатирәләр кадерлерәк була бара. Бүгенге көндә безнең районда сугышта катнашучы 21 кеше яши. Һәм алар белән очрашу – ул безнең Ватаныбыз тарихы белән очрашу. Аларның хатирәләре – ул сугышның телдән сөйләнә торган чын, уйлап табылмаган тарихы.
“Җиңү волонтерлары” иҗтимагый оешмасы кураторы Айгөл Гыйззәтуллина, “Бердәм Россия яшь гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Питрәч бүлеге җитәкчесе Екатерина Галләмова һәм район ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина сугыш ветераннары Михаил Гришахин, Андрей Ивойлов, Нина Куприянова, Михаил Козлов һәм Николай Михайловта кунакта булдылар. Алар ветераннарның сугышча еллары турында тыңладылар, аларның бүләк алаган тарихлары турында кызыксындылар, фотога төштеләр. Бу очрашуларның нәтиҗәсе булып “Җиңү затлары” дигән китап саналачак.
Ветераннарның акыл җитезлеге һәм тормыш сөючәнлеге һәркемне сокландыра. Андрей Ивойлов үзенең сугышта узган һәр көнен хәтерли. 72 ел элек булган вакыйгалары кичә булган итеп сөйли. Михаил Гришахин сугышны Япония белән чиктәш булган җирдә башлый, аның күкрәгендә “Япония өстендәге җиңү өчен” дигән медаль балкый. Ә разведчик Николай Михайловның девизы 72 ел элек булган кебек яңгырый.
- Мин әзер! – дип җавап бирде ул волонтерларның шаярып әйткән “сезне әле армиягә ала була”, дигән сүзләренә.
Елмаючан, игелекле Нина Куприянова сугышта элемтәче булып хезмәт итә һәм дошман самолетларын бәре төшерергә булыша. Ә десантчы Михаил Козлов Җиңүдән соң күп еллар мәктәптә немец телен укыта. Барысының да язмышы төрле, әмма аларны бер нәрсә бәйли – гомернең яшь чагында гына аларның тормышларына сугыш килеп керә. Һәм алар аның бар кыенлыкларын һәм югалтуларын лаеклы кичерделәр. Ә без, үз чиратыбызда, бу кешеләргә рәхмәтле булырга һәм аларны хәтерләргә тиеш.