Питрәчлеләрне ирекле дактилоскопиягә чакыралар

2017 елның 10 феврале, җомга

Һәр кешенең дә югалтып яки алдап ясатып булмый торган “паспорт”ы бар.

Бармак эзләре – кешене танып алуның иң төгәл ысулларының берсе. Законны бозган кешеләр өчен бу процедура мәҗбүри. Ә калганнар өчен – ирекле һәм хәтта файдалы.

Тормышта теге яки бу яктан бәла-каза, якыннарны, документларны югалту һәм хәтта шәхесне танып алу белән бәйле төрле авыр ситуацияләр була. Нәкъ тә шушы сорауларны хәл итәр өчен гражданнарның үзләре өчен мөһим һәм бары тик аларның кызыксынуында эшләнә торган ирекле дактилоскопик теркәлү ярдәм итәчәк.

Заманча шартларда, әлеге процедураны узган һәрбер кешегә, кирәк булган вакытта шәхесне ачыклау гарантияләнгән. Кеше үзе турында берәр нинди мәгълүмат бирә алу халәтендә булмаса, дактилоскопия туганнарына югалган кешене табарга ярдәм итәчәк. Дактилоскопик мәгълүмат –кешенең кул бармаклары узорларының төзелеш үзенчәлекләре турындагы мәгълүмат, ул туганнан алып индивидуаль, кабатлаусыз һәм үзгәрүсез.

Ирекле дактилоскопик теркәлү процедурасы сәламәтлек өчен бернинди куркыныч та янамый һәм күп вакыт таләп итми. Ул мөрәҗәгать итү көнендә эшләнә, бары тик гариза гына язарга кирәк. Моның өчен үзең белән алдагы документларны алырга кирәк: паспорт, 14 яшькә җитмәгән затлар өчен туу турындагы таныклык, опека һәм тәрбиячелекне билгеләү турындагы документ.

Ирекле дактилоскопик теркәлүне Россия Эчке Эшләр Министрлыгының Питрәч районы бүлегендә үтәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International