Александра Колбасова - районда бердәнбер “Элемтә мастеры”

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

Питрәч районында “Элемтә мастеры” медален  алучы беренче кеше бар.  Россия бүләге узган елның җәендә билгеләнгән, ә бу горур исемне Кощактан хат ташучы Александра Алексеевна Колбасова йөртәчәк.

Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының “Элемтә мастеры” медален Александра Алексеевнага тантаналы шартларда халык җыенында район башлыгы Эдуард Дияров тапшырды.

- Минем хезмәтемне шулай югары бәяләүләре куандыра. Бик дулкынландым, ике төн йокламадым, - дип уртаклашты ул  хис-тойгылары белән соңрак.

Гомере буе,  инде кырык ел, ул хат ташучы һөнәренә тугры кала. Аңа  63 яшь, әмма Александра Алексеевна элеккечә өйдә утырмый, “пенсия”, “ял” сүзләре аның өчен түгел.

- Миндә беренче участок, ә бу – Кощак авылының сигез урамы. Газеталар, журналлар, хәбәр кәгазьләре таратам, - диде ул үз эше турында.

Минем: “Аңа бигрәк тә хәзер, кыш көне, бураннар һәм салкыннарда авыр түгелме?” – дигән соравыма Александра Алексеевна көлеп җавап бирде:

- Мин чыныккан, кышын да хәтта бияләйсез йөрим. Яшь  чакта миңа көне буе почта таратырга туры килде, чөнки минем участокта өч авыл иде. Башта мин Званканы, аннары Иске Кощакны йөреп чыктым, ә соңыннан Царевога юл тоттым. Тулаем алганда, 25 километрга якын юл үтә торган идем. Ә ул чагында безнең сумкалар тулы һәм авыррак та иде, хәзерге шикелле түгел. Ул вакытта хатлар, открыткалар, журналлар, газеталар бик күп була иде. Үзебез белән берьюлы ике сумка йөртә идек. Һәм мин Кощак участогына күчкәнче, менә шулай биш ел йөрдем...

Ул хат ташучы булып сигезенче сыйныфтан соң эшли башлаган һәм гомерлеккә шушы эшендә калган.

- Ияләндем, - ди ул.

Шушы елларда  кощаклылар да аның иңбашына сумка асып йөргән зифа гәүдәсен күрергә ияләнгәннәр. Һәм ул барлык кешене дә белә. Күбесе хат ташучыны җылынып чыгарга, чәй эчеп алырга, дип үзләренә чакыра. Авылдашлары сүзләре буенча, Александра Алексеевна бик ачык, изгелекле кеше. Ә Питрәч почта элемтә бүлеге җитәкчелеге билгеләп үткәнчә, ул эшен җиренә җиткереп, намус белән башкаручы хезмәткәр.

- Андый кешеләрне әле эзләп табарга кирәк! – ди аның турында район почта бүлеге башлыгы Виталий Золин.

Юктан гына нәкъ тә ул олы бүләк – “Элемтә мастеры” медале алган районның беренче хат ташучысы булмады. Бу бүләк узган елның җәендә Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылган. Һәм инде үзенең беренче ияләрен таба башлады. Шунысы игътибарга лаек, әлеге бүләк үзенең иясенә “Хезмәт ветераны” исемен алырга хокук бирә. Ә бу исә, үз чиратында, Александра Алексеевнага ветеранга тиешле ташламаларны алырга мөмкинлек бирә. Әлбәттә, бу аны бик нык сөендерде.

Сөйләшү азагында, ни өчен мондый тантаналы вакыйга уңаеннан җыенга берүзе генә, туганнарыннан башка килүе белән кызыксындым.

- Мин мондый вакыйгаларны яратмыйм, мондый игътибардан уңайсызланам. Шуңа күрә аларга монда килергә кушмадым. Алар мине өйдә көтәләр, – дип кенә җавап бирде.

Ә аны өендә кызы, кияве һәм оныгы көтә. Иң якын һәм яраткан кешеләре. Алар аның төп терәк һәм таянычлары...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International