Шәледә ветераннар аллеясы утырттылар

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Экология елы кысаларында, Шәле авылы “Заһир” үзәк җәмигъ мәчете инициативасы буенча,

Бөек Ватан сугышы ветераннары һәйкәле янында чыршы аллеясы утырту оештырылган иде.

Мәчетнең имам-хатыйбы Тимур Латыпов һәм җирле үзидарә рәисе Илшат Әхмәтҗанов бу чараны оештыручылар булдылар. Лаеш районы питомнигыннан махсус кайтартылган яшел чыршылар Шәле авылы урамнарының берсендә дә урын таптылар. Авыл халкы яңа аллеяны – Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә атарга планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International