Һава торышы питрәчлеләрне сөендерергә ашыкмый

2017 елның 13 мае, шимбә

Рәсми фаразлар буенча, яхшы һава торышы әле ике атнадан соң гына көтелә.

Бу һәм киләсе атна ахырына кадәр һава температурасы нормадан 5-6 градуска түбәнрәк булачак. Бүген һәм иртәгә яңгырлар, көчле җил көтелә, күк күкрәве ихтимал. Җил тизлеге секундка 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

12 майда төнлә һава температурасы 2 градуска кадәр төшәчәк. Ә көндез һава 11 градуска кадәр җылыначак.

Әлегә май ае безне берни белән дә сөендерә алмаячак. Җылы һава торышы тоткарланып килә. 20 майдан соң гына температура тотрыклы күтәреләчәк, диләр синоптиклар. Ә әлегә җылырак киенергә һәм кул чатырларын онытмаска кирәк. Табигатьнең начар һава торышы юк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International