КОТЛАУ

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Хөрмәтле халыкны социаль яклау хезмәте хезмәткәрләре, кадерле ветераннар!

Сезне ихлас күңелдән  һөнәри бәйрәм -  социаль хезмәткәрләр көне белән котлыйм!

Җәмгыятебез нинди генә үсеш юллары аша узмасын, анда һәрвакыт  дәүләт яклавына, кайгыртуына мохтаҗ кешеләр бар. Ул социаль хезмәткәрләр хезмәтеннән башка  мөмкин булмас иде –  алар халыкның  ярдәмгә мохтаҗ катламы белән дәүләт хезмәтләре арасында элемтәне тәэмин итә,  өлкән яшьтәге кешеләрне, инвалидларны, ятим балаларны, күп балалы гаиләләрне һәм керемнәре аз булган гаиләләрне кайгырта.

Социаль хезмәт кешеләр тормышы өчен җаваплылык белән тыгыз бәйләнгән. Социаль хезмәткәр булу – бу үзеңне кешеләргә багышлау, алар күңелләренең бар җылысын эшенә сала. Монда кешеләр күңел, йөрәк кушуы буенча эшли. Аңа һәрвакытта ихтыяҗ зур булачак.  Бу шәфкатьлелек, миһербанлылык,  тырышлык, хезмәт сөючәнлек, кешеләрне ярату кебек сыйфатларны бергә җыйган һөнәр. Бу җиңел хезмәт түгел, шулай да  эштәге авырлыклар аларны көчле итеп кенә калмый, ә тәҗрибәләрен, һөнәри осталыкларын тагын да арттыра.

Сезгә изге күңелегез, мәрхәмәтле һәм эшегезгә тугры булуыгыз, кешедә киләсе көнгә ышаныч тудыруыгыз, аларга тынычлык алып килүегез, тормыш авырлыкларын җиңәргә ярдәм итүегез өчен олы рәхмәтләремне кабул итеп алыгыз.

Сезгә һәм якыннарыгызга  бәхет-шатлык, нык сәламәтлек,  гаиләләрегезгә иминлек телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International