Фәрхәт Фәйзуллин – Россия чемпионы

2017 елның 20 июне, сишәмбе

Якташыбыз Фәрхәт Фәйзуллин көрәш буенча Россия чемпионатында үз үлчәү категориясендә чемпион калды.

Быел Россия чемпионаты Карачаево-Черкессия республикасының Яңа Карачай поселогында  үтте. Монда бөтен илдән  иң көчле көрәшчеләр җыелды. Шунысы куандыра, 100 килограммнан югары үлчәү категориясендә  Питрәчтән Россия Федерациясе спорт мастеры Фәрхәт Фәйзуллин Россия чемпионы булды.

Хәзер Фәрхәт дөнья чемпионатына әзерләнә, ул июль ахырында Алма-Атада (Казахстан) үтәчәк.

Источник http://www.pestrecy-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International