“Хәтер һәм кайгы көне”

2017 елның 23 июне, җомга

Хәтер һәм кайгы көне” уңаеннан, без “Шатлык” приютында тәрбияләнүче балалар белән Бөек Ватан сугышы ветераны Сагиров Вазих Шакир улы гаиләсендә кунакта булдык. Вазих абый белән Сания апа безне үзләренең оныкларын каршы алган кебек кабул иттеләр. Алар безгә шушы кыска гына очрашу вакытында искиткеч җылылык һәм изгелек бүләк иттеләр.

Вазих абый безгә сугышның коточкыч дәхшәте турында сөйләде.Ул үзенең җиде ел яшьлеген Ватанны саклауга биргән кеше.

Вахих Шакир улы 1926 елны Анаково авылында дөньяга килә. 1943 елны 17 яшьлек егет Совет Армиясе сафларына алына. Ул сугышта актив катнаша, 1945 елны сугыш тәмамлангач Япония сугышына җибәрелә. Сугыш вакытында разведчик булып хезмәт итә. Сугышның соңы елларында генерал Лебедевның шәхси караулчысы була. Сугыш чорын кече сержант дәрәҗәсендә үтә, өенә кайтып киткәндә генә старшина дәрәҗәсе бирелә.

Сугышчан батырлыклары өчен орден һәм 12 медаль белә бүләкләнә. 1945 елны ул Сания апага өйләнә Кызлары туа, ике оныклар бар.

Хатыны Сания апа сугыш елларында тракторчы булып эшли. Ул елларны искә алганда Сания апа күз яшьләрен тыеп тора алмый. Ә Вазых абый сугыштан соң бөтен гөмерен балта остасы булып эшли. Һәзер алар бөтен уңайлыклары булган фатирда яшиләр. Хөкүмәтнең алар турында кайгыртып торуыннан алар бик канәгать. Безне озатканда алар безгә үзләренең матур теләкләрен һәм рәхмәтләрен әйтеп калдылар. Балаларга, безнең илебезнең лаеклы кешеләре булып үсүләрен теләделәр. Ә беә аларга сәламәтлек һәм әле тагын күп еллар шулай матур итеп яшәүләрен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International