"Гаилә” ата-аналар клубы

2017 елның 23 июне, җомга

"Гаилә” ата-аналар клубы

Питрәч районы “Шатлык” приютында “Гаилә” ата-аналар клубы кысаларында “Куркыныч хәл балаларның тормышында. Бәхетсезлек очраклары вакытында беренче ярдәм” дип аталган ата-аналар утырышы уздырылды. Приют белгечләре приютта тәрбияләнүче балалар һәм аларның ата-аналары белән төрле чаралар уздыралар. Бу җыелышның төп максаты булып ата-аналарны күп очрый торган куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру иде. Алар бәхетсезлек килгән очракта, үзләренең тәҗрибәләренә таянып, балаларга беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләренә өйрәтергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International