Питрәч Сабантуена Түбән Новгород өлкәсеннән кунаклар килде

2017 елның 4 июле, сишәмбе

Питрәч җиренә кабаттан яраткан һәм көтеп алынган Сабантуй килде.

Матур традиция буенча, сабан туе инде күптәннән язгы чәчүне уңышлы тәмамлаган игенчеләрнең генә түгел, барлык авыл һәм хәтта шәһәр халкы бәйрәме була башлады. Бу көнне тантана уза торган наратлык кунакларга бай булды: монда кечкенә балалардан алып башларына түбәтәй кигән аксакалларга кадәр төрле яшьтәге кешеләр бик күп булды.
Быел безгә кунакка Түбән Новгород өлкәсе Канавино районыннан килделәр.
- Без Түбән Новгородтан күп сәламнәр алып, мондый зур күләмдәге чараны үткәрүдә тәҗрибә алыр өчен килдек. Бик тиздән бездә дә Сабантуй узачак, сезне дә үзебездә көтеп калабыз, - диде икътисад идарәсе башлыгы Эдуард Цветков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International