“Олимп” лидерлыкка чыкты

2017 елның 5 июле, чәршәмбе

Авыл яшьләре арасында уза торган мини-футбол буенча район беренчелегенең өченче турында уеннар бик киеренке һәм мавыктыргыч булып үтте. 

 “Легион” (Шәле) һәм “Аврора” (Питрәч) матчында исәп бик озак тигез булды, бары тик икенче таймда гына шәлелеләр өч туп керттеләр һәм 5:2 исәбе белән лаеклы җиңүгә ирештеләр.
“Виктория” (Питрәч) һәм “Аякс” (Ленино-Кокушкино) арасындагы матч та шулай ук киеренке рухта үтте. Беренче таймнан соң, “Аякс” – 3:2 исәбе белән алга чыкты. Икенче таймда “Виктория” үзенең күп сандагы һөҗүмнәрен гамәлгә ашыра алды һәм 8:5 исәбе белән лаеклы җиңү яулады.
Өч турдан соң турнир таблицасында беренче урында 9 очкосы булган “Олимп” (Питрәч), икенче урында “Виктория” – 6 очко (ике уен). “Арсенал” (Ленино-Кокушкино), “Легион”, “Титан” (Питрәч), “Ак Барс” (Татар Тау Иле) командалары үзләренең активларында шулай ук 6 очкога ия.  
Гол+пас системасы буенча бомбардирлар исемлеген Ирек Әхмәтҗанов җитәкли, ул 8 очко җыйды (3 гол һәм 5 гол+пас). Икенче урында Денис Волостнов (икесе дә “Аякс”тан) һәм Арслан Әхмәтҗанов (“Арсенал”) – (7шәр очко). Максим Кириллов (“Виктория”), Ришат Шәмсетдинов (“Легион”), Гадел Шәфиев, Нахид Шәфиев, Вячеслав Смирнов (барысы да “Арсенал”дан), Алексей Ивановский (“Олимп”) 6шар очкога ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International