8 нче июльдә Рәссиядә эчтәлеге белән күнелләре үтеп керә торган бәйрәм – “Гаилә көне, мәхәббәт һәм ышаныч” билгеләп үтелә.
Бәйрәмгә тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре чакырылды. Чараның максаты: уеннар, конкурслар вакытында җылы гаилә мөнәсәбәте урнаштыру; коммуникатив сәләмәтләрен үстерү; уртак эшчәнлек, оешканлык үстерү.
Котлау һәм теләкләрне бәйрәмдә приют директоры Резеда Хәлил кызы әйтеп үтте.
Бәйрәм уүтәренке рухта, дустанә мөнәсәбәттә приют хезмәткәрләре һәм әти-әниләр тарафыннан күңелле үтте. Алар балалар белән бергә конкурсларда һәм ярышларда катнаштылар. Табышмакларга һәм сорауларга җавап таптылар, “Петр һәм Феврония”, дигән мультфильм карадылар.
Ахырда “Мин, син,ул – бергә дус гиалә” исемле спорт уеннары үткәрелде. Бу уен гаиләләрне физкуьтура һәм спорт белән кызыксындыру өчен булды.
Мондый ярышлар, әти-әниләрдә сәләмәт яшәү рәвешен үстерә. Бәйрәм вакытында алар үзләренең иң бәхетле, иң спорт сөюче һәм сәләмәт икәнлекләрен күрсәтергә тырыштылар. Шулай ук. Үзләренең дус һәм бердәи икәнлекләрен күрсәттеләр!
Бу аларның сәләмәтлеккә һәм яхшы кәеф өчен беренче адымнары иде.
Чарада актив катнашкан балаларга һәм әти-әниләргә истәлекле бүләкләр бирелде. Балаларның йөзләрендәге елмаю бәйрәмнең күңелле үтүен ачыклый.