Үкенечле үлем: Татарстанда яшь егеттән калошлары гына калган

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

Борчуга төшкән әби “Глонасс 112” системасы буенча Гадәттән тыш хәлләр хезмәтенең Биектау районы бүлегенә 16 яшьлек оныгының югалуын әйтеп шалтырата. Суга батып үлүенә шик белдерә. Шалтыратучы бәхетсезлек очрагының Биектау районының Биектау тимер юл станциясе бистәсендәге күлдә булуын әйтә. Күл янына шунда ук гадәттән тыш хәлләр хезмәте юнәлә.

Күлдән 15 метр ераклыкта ярда водолазлар төркеме тарафыннан 2001 нче елгы С.А исемле үсмернең гәүдәсе табыла, дип язаБиектау хәбәрләре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International