Бүген “Акчарлак” балалар савыктыру лагерендә 21 көннән торган өченче смена старт алды.
Һава торышы шартлары аркасында, аның ачылуын 8 июльдән 11 июльгә күчерергә туры килгән. Һәм менә бүген балалар әти-әниләре белән табигатьнең иң матур почмагында ял итәр өчен Питрәч ДОСААФы каршында җыелдылар. Сүз уңаеннан, 125 бала катнашачак әлеге смена тематикалы булачак – ул Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланачак.