23 июль көнне (Питраудан соң икенче якшәмбе көнендә)традицион ел саен үтүче Керәшен Сәрдәсе авылында корман боткасы пешерү йоласы үткәрелде.Авыл чишмәсе тирәсендә корман боткасы һәм тәбәсе пешерү урыны бар. Ике зур казаннарда ботка һәм тәбә пешерелә,төрле ярмаларны,сөт,йомырка,май,тозны авыл халкы китерә,соңыннан һәрбер йорт үзенә корман боткасын ала,аны гаиләгә иминлек,саулык,муллык теләп бергәләшеп ашыйлар.арткан тәбә һәм ботканы кош-кортка яисә терлекләргә генә бирергә ярый,мәчэтләргә бирергә ярамый.Учагында чачауникларга ел буе эленгән яулык-сөлгеләр алынып яндырыла,адарынынган кешеләр яңаларын элсен өчен чистартыла.Чачауникка эленгән әйберләргә бер кешедә кагылмый,тик шушы корман боткасы пешергән көндә генә алына.