“Тутти-Фрутти сабантуе”

2017 елның 25 июле, сишәмбе

22 июль көнне “Шатлык” приютында тәрбияләнүче балаларны “Сабантуй Тутти-Фрутти” анимацион чара белән “Казанның Хендай Солярис клуб”яшьләре сөендерде. Бәйрәм балаларны кунаклар белән таныштырудан башланып китте. Алар балаларга искеткеч тәмле бәйрәм табыны әзерләгәннәр иде. Аннан соң балалар квест-уены уйнадылар, үзләре эшләп алган балаларга уен ахырында “кибеттән” үзләренә охшаган уенчыклар алдылар. Бәйрәм уңай эмоцияләр, бүләкләр һәм массовый флешмоб белән тәмамланды.

Приют администациясе һәм балалар чын күңелдән бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәт белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International