«Шатлык» приютында мәктәпкәчә һәм кечкенә яшьтәге балалар белән “Безнең шәһәрнең манаралары” турында ачык дәрес үткәрелде. Тәрбияче Шарафутдинова Ләйсән Зявдатовна һәм балалар кызыклы сәяхэттә булып кайттылар. Анда алар манараларның (Сөембикә һәм Спасский манаралары) каян барлыкка килүен белделәр. Шунардан башка Казанның бүтән истәлекле урыннарында булдылар, “Түбәтәй” дигән уен уйнадылар. Дәреснең ахырында татар фартукларын бизәделәр, аппликация ясадылар.