“Тәмәкеме әллә сәламәтлекме?”

2017 елның 28 июле, җомга

 “Шатлык”приютында өлы төркемдә тәрбияләнүче балалар белән “Тәмәкеме әллә сәламәтлекме?” дигән чара үткәрдем. Чараның максаты балаларга тәмәке тартуның зыяны турында күбрәк мәгълумат бирү, тәмәкенең кеше организмына никадәр зыян салуы турында аңлату,балаларга тәмәкедән баш тартуның юлларын күрсәтү иде. Дәрес башында балалар  тәмәкенең килеп чыгу тарихы белә таныштырдылар. Аннан соң тарта торган матдәләрнең кеше организмына зыянын  тикшердек. Таблицадан тәмәке төтененең кеше организмына нинди тәртиптә йогынты ясаганы турында мәгълумәт бирелде. Таблица ярдәмендә тәмәкенең киләчәк буынга никадәр начар йогынты ясаганын да күрсәттелде.

Төркемне 4 кә бүлдем һәм аларга кеше организмы төзелеше ясалган рәсемнәр тараттым, аннан соң тәмәкенең организмның кайсы органнарына күбрәк зыян салуы турында сөйләштек. Алдагы бирем “Тартуның тартмауның сәбәпләре” дип атала иде. Түгәрәкләнеп утырып балалар кешеләрнең ни өчен тәмәке тартуы, тартмавының сәбәпләре турында сөйләштеләр. Барлык сәбәпләрне дә кәгазьгә язып, тактага элеп куйдылар. Биремне үтәгәннән соң тәмәке тартуга караганда тартмауга сәбәпләр күбрәк дигән нәтиҗә ясадылар. Дәрес ахырында балалар зыянлы гамәлләрдән баш тарттылар, тәмәкенең кеше организмына бик куркыныч зыян салуын аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International