Хезмәт ярышы кызганнан-кыза бара

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Район кырларында урып-җыю эшләре тулы куәткә бара, урак алдынгыларының хезмәт күрсәткечләре дә арта.  Узган берничә көндә кемдер үз позицияләрен ныгытты, ә кемдер киресенчә – көндәшләренә урын биреп, арткарак калды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда,  комбайнчылар арасында хезмәт ярышы лидерлары исемлеге түбәндәгечә.

 

1. «Нью Холланд СХ 6090», «ТС 6080», «Мега» комбайннары арасында:

Радик Нигъмәтуллин - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында 7300 центнер ашлык суктырган.

Айрат Галләмов – «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында  7170 центнер ашлык суктырган;

Рамил Сәйфетдинов - «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «СХ-6090» комбайнында 7150 центнер ашлык суктырган.

 

2. «АКРОС», «КЗС-1218»  «Нью Холланд ТХ 65» комбайннары арасында:

Николай Заһиров - «Газовик» ҖЧҖ механизаторы,  «Полесье КЗС-1218» комбайнында 9030 центнер ашлык суктырган;

Николай Дудкин – «Газовик» ҖЧҖ механизаторы,  «Полесье КЗС-1218» комбайнында  7870 центнер ашлык суктырган;

Фәрит Нуриев - «Рацин Шәле» ҖЧҖ механизаторы,  «АКРОС» комбайнында 5040 центнер ашлык суктырган.

 

3. «ДОН 1500», «КЗС-812»  комбайннары арасында:

Харис Таҗиев – «Гаврилов исемендәге агрофирма» ҖЧҖ механизаторы,  «ДОН 1500» комбайнында  6830 центнер ашлык суктырган.

Александр Левахин – «Газовик» ҖЧҖ механизаторы,   «ДОН 1500» комбайнында  4390 центнер ашлык суктырган.

Фәрдүс Миндубаев - «Рацин Шәле» ҖЧҖ механизаторы,   «ДОН 1500» комбайнында  3930 центнер ашлык суктырган.

4. «Нива-Эффект», «Енисей-1200» комбайннары арасында:

Илнур Шаһиҗиһанов – “Макс-Ойл” ҖЧҖ механизаторы, СК–5 «Нива-Эффект»  комбайнында  3750 центнер ашлык суктырган;

Андрей Вуколов – «Кощак» АХП ҖЧҖ механизаторы, СК–5 «Нива-Эффект»  комбайнында 2510 центнер ашлык суктырган.

Шамил Гыйләҗев - «Агролак» ҖЧҖ механизаторы, СК–5 «Нива-Эффект»  комбайнында  2040 центнер ашлык суктырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International