ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

15 мартта “Татарстанның  агробизнес кадрларын  яңадан  әзерләү  институты” («ТИПКА») өстәмә    белем  бирү  учреждениесе базасында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәмендә  «Мул сөткә юл.   Нәтиҗәле  терлекчелек уңышларына ирешү» темасына    семинар узачак.  Аның  кысаларында    сыерларның  сөт  уңышына  азык  сыйфатының  йогынтысы,   эре  мөгезле  терлекләр үчретү һәм аларның сәламәтлеге, бозаулар  тууны  арттыру һәм  ветеринария  чараларының  нәтиҗәлелеге  турындагы  мәсьәләләр  каралачак.   

Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр граждан куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган шартларда хезмәт өчен дискриминациясез һәм федераль законда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган акчалата бүләккә, шулай ук эшсезлектән яклану хокукына ия.

"Шатлык" приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә тәрбияче Волкова Д.И. юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча "Кызыл. Сары. Яшел" дигән дәрес үткәрде.


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

Куркыныч метеорологик күренешләр фаразланмый

Безнең район гражданнар оборонасы буенча киң күләмле өйрәнүләргә әзерләнә.

Татарстанда хуҗалык итүнең кече формаларын һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә зур игътибар бирелә, алар республика икътисадында лаеклы урын алып торалар һәм дәүләт ярдәменнән файдаланалар.

12 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2018 елның 2 ае эшенә йомгаклар ясадылар. Чара министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов рәислегендә узды.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе хәбәр иткәнчә, мөрәҗәгать итүче үз күчемсез мөлкәт объектының кадастр бәясе белән килешмәсә, ул аны судта яисә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе каршындагы кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турындагы бәхәсләрне карау буенча комиссиядә бәхәсле дип игълан итә ала.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Татарстан Дәүләт архивы туплау чыганаклары – оешмаларының архивлары арасында түбәндәге бәйгеләр үткәрә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International