Мишә елгасының бик матур бер урынында ярты гасыр элек зур булмаган палаткалар шәһәрчеге ачыла. Шул чакта наратлыктагы серле тынлыкны ярып балаларның көлгән тавышлары, шау-гөр килүләре ишетелә башлый. Шул вакыттан бирле һәр җәй саен табигатьнең әлеге почмагы балалар тавышына күмелә. “Акчарлак” җәйге сәламәтләндерү лагерена 55 ел тулды.
Аларның һәр чыгышы - үзенчәлекле, һәр номерлары - уникаль шоу, ә моның төп бизәге - яшь артистларның шатлыгы һәм илһамы. Алар тамашачыларны гына түгел, төрле конкурс жюриларын да гаҗәпләндерергә яраталар. Алар ел саен "Созвездие - Йолдызлык" фестивалендә катнашалар. Сүз, әлбәттә инде, район балалар иҗат йортында эшләүче "Пластилин" хореография студиясендә шөгыльләнүчеләр турында бара.
Питрәч делегациясе Самарада хәрби частьта хезмәт итүче солдатларыбыз янына барды. Хәрби ант бирү тантанасында егетләрнең ата-аналары да катнашты.
Начар метеорологик күренеш күзәтелми.
Начар метеорологик күренеш күзәтелми.
Анализ күрсәткәнчә, суга батучылар арасында исерек хәлдә булган кешеләр күбрәк.
Бүген унсигез төрле түгәрәк һәм секцияләргә йөрүче балалар һәм олылар, алар арасындагы театр төркеме, “Гретта” бию коллективы, “Кощак сувениры” вокаль ансамбле һәм башка иҗат берләшмәләре, көз җиткәнен түземсезләнеп көтә. Бу көннәрдә аларның зур уртак йортларында – Кощак авылы мәдәният йортында – капиталь ремонт эшләре бара. Яңартылган клубта аларны ниләр көтә соң?
Район хакимиятендә кабат гражданнарны кабул иттеләр. Питрәчлеләрнең гозерләрен район башлыгы Илһам Кашаповтан тыш, төрле юнәлештәге белгечләр дә тыңлады. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бездә мондый кабул итүләр һәр сишәмбе даими үткәрелеп килә. Бу матур традиция генә түгел, ә нәтиҗәле эш тә булып тора.
Урманнарда 3-4 класслы янгын куркынычы фаразлана.
Егерме ел элек балалар нинди уеннар уйнаган икән? Элек сабыйлар каникул буе урамнан кермәгән дә дияргә була, алар нинди генә уен оештырмаган, ничек кенә уйнамаганнар! Ә бүген исә уен мәйданчыкларында уйнап-чабып йөрүче малай-кызларны күрмисең дә диярлек, алар көннәр буе телефоннан аерылмый. Барысы да түгел, әлбәттә. Питрәчтәге җиде балалар мәйданчыгында һәр кичне балалар шау-шуын ишетергә була. Анда балалар вакытларын ничек үткәрә икән?