Юлларны төзекләндерү темасы бүгенге көндә иң борчыган проблемаларның берсе, ул зур игътибар таләп итә. Моның шулай булуы белән авылларда яшәүчеләр килешми калмас, мөгаен, чөнки кагыйдә буларак, начар юллар күбрәк авыл җирлекләрендә дә инде.
Яхшылык һәм яманлык – хәзерге заманда бу ике төшенчә гел янәшә атлый. Безнең янәшәбездә якты һәм яхшы нәрсәләрдән тыш, терроризм кебек куркыныч күренеш тә яши. Ә бит берничә дистә ел элек кенә күп кешеләр әлеге куркыныч күренешнең нәрсә аңлатканына да төшенмәгән. Әмма хәзерге вакытта бу турыда белү генә аз, әлеге хәлнең корбаны булмас өчен барысына да әзер булып торырга кирәк. Менә ни өчен районда кеше күп җыела торган һәрбер объектның терроризмнан ни дәрәҗәдә сакланган булуы зур мәгънәгә ия дә инде.
Татарстан Республикасы территориясендә 4 августа +27 градуска кадәр эссе булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Төнлә һәм көннең икенче яртысында яшен һәм җилнең тизлеге 15-20 м/с кадәр артуы фаразлана.
Синоптиклар кисәткәнчә, 7 августка кадәр ТР территориясендә урыны белән урманнарда янгын куркынычының югары булуы көтелә.
Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика акциясе старт алды. Акция балалары беренче сыйныфка баручы мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү максатында хәйриячеләр игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Аны хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика Советы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе оештыра.
Урып-җыю эшләре кызганнан-кыза бара, бүген күпчелек хуҗалыклар бөртекле культураларны суктыруга кереште.
Уңышны урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 240 комбайнчы 50 мең сум премия белән бүләкләнәчәк.
Питрәчлеләр Биләр музей-тыюлыгы территориясендә урнашкан лагерьның бишенче сменасында булдылар.
2018 елның 3 августында көннең икенче яртысында һәм кич белән татартсан Республикасы территориясендә кыска вакытлы яңгыр һәм яшен булуы көтелә.
Асфальтка ясалган картиналар "Без фантазерлар" дип аталган иҗади бәйге җимешләре
Вакыт аккан судай, тиз генә уза да китә. Әле кайчан гына кырларда тракторлар эшләп йөрсә, бүген исә куәтле комбайннарга чират җиткән. “Кыр корабларының” гөрелтесе ерактан ук ишетелеп тора. Узган атнада районның кайбер хуҗалыкларында уракка төштеләр. Быел иген кырларында җитмеш бер комбайн эшләячәк, аларга 32200 гектарда бөртекле культураларны җыеп алырга кирәк. Һәр елдагыча “Газовик“ ҖЧҖнең “Татарский” бүлекчәсе игенчеләре бөртеклеләрне суктыруга беренчеләрдән булып кереште.