Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч агрометеорологик күренеш: 2018 елның 1-2 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән 2-гә кадәр туңдыру көтелә.
Чыты авылында яшәүче Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, тыл һәм хезмәт ветераны Миңзифа апа Зиннәтова 2 июнь көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Авыл җирлеге башлыклары чираттагы тапкыр башкарган эшләре буенча хисап тотты. Бу юлы алар су белән тәэмин итү челтәрләре, санитария-экология икеайлыгы, аларның территорияләрендә хуҗасыз һәм файдаланылмый торган биналар, инвалидларны эшкә урнаштыру, һәм әлбәттә инде, үзара салым турында сөйләштеләр. Җыеннарда авыл халкы күтәргән мәсьәләләр буенча карарлар да гътибар үзәгендә булды, шулай ук алдагы сабантуйлар турында да сөйләшү булды.
2018 елның 31 маенда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Бу көннәрдә кырларда күп кенә юнәлешләрдә эш алып барыла. Бүгенге көндә район аграрийлары чәчүлек мәйданнарның соңгы гектарларында чәчәләр, туфрак һәм шытымнарны эшкәртәләр, өстәмә тукландыралар һәм тырмалыйлар. Язгы кыр эшләре нәтиҗәләре һәм быелгы сезон киләчәге турында хәбәрчебез район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Сабиров сөйләде.
Казан шәһәрендәге «Әкият» Татар дәүләт курчак театрында “Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге” һәм “Иң мәдәниятле әти-әни” бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. 2017 - 2018 уку елында, бөтен республика буенча 212 бала һәм 53 әти-әни җиңүче дип табылган.
Куркыныч һәм тискәре метеорологик күренешләр турында шторм кисәтү
2018 елның 29 маенда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
2018 елның 29 маенда төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән до -1 туфракта кыраулар көтелә.
Иң яхшы инициативалар Стратегия-2030 га керәчәк
Көтеп алган җәйге каникуллар җитә. Район мәктәпләре ял итүчеләрне кабул итәргә әзерләнә.