Питрәч районы мәктәпләрендә яшь укытучылар үзләренең педагогик хезмәтләрен башлаячаклар.
Районыбызның “Тандер” Акционерлар җәмгыяте “Магнит” кибетендә сөттән булмаган майлар урын алган “Голладский” сыр табылган. Ул Удмуртия Республикасы “Ува-молоко” ҖЧҖ җитештерүендә эшләнелә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча районыбыз аграрийлары бүгенгә 55110 тонна ашлык җыеп алган. 32525 гектар бөртеклеләрнең 23658 гектары урылган. Уртача уңыш чыгышы 23,3 центнер тәшкил итә. Ашлык суктыруга 74 комбайн җәлеп ителгән. Ә урак алдынгылары инде ничә атна үз позицияләрен бирми.
Аркатау авылы Смоленск–Богородск чиркәвендә чиркәүгә 270 ел тулуга багышланган тантана һәм юбилей чаралары узды. Дини литургияне чиркәү рухание иеромонах Михаил (Мереняшев) җитәкләде. Литургия тәмамланганнан соң могҗизалы Смоленск Изге Ана тәресе күтәреп изге чишмәгә бару оештырылды, анда суны изгеләндерү догасы укылды.
Безнең күп кенә спортчыларыбыз район ярышларында яхшы нәтиҗәләргә ирешеп кенә калмый, республика һәм Бөтенроссия спорт чараларында да призлы урыннар яулый. Бигрәк тә Питрәчнең өметле яшүсмерләренең уңышларга ирешүләре куандыра.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов вертолет белән районыбыз кырларын югарыдан карап чыкты һәм җирле авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән аралашты. Президентны Татарстан Республикасы Премьер-министры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Эдуард Дияров озата йөрде.
Бүгенгә районда 32525 гектар мәйданның 13830 гектарында бөртеклеләр урылган, 13830 гектарда суктырылган. Гектардан уртача уңыш чыгышы 24,4 центнер. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тәкъдиме белән урак алдынгылары билгеләнде.
Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар теркәү өчен документлар җыю тәмамланды.
Газ торбасына агач ауган.
Соңгы берничә көн эчендә янгыннар районда яшәүчеләргә кабаттан зыян күрсәттеләр.