ЯҢАЛЫКЛАР


6
февраль, 2016 ел
шимбә

5нче февральдә Питрәч үзәк китапханәсендә  “Кино безнең тормышыбызда” исемле кичә булды.

Кощак китапханәсендә "Туган як сандыгы" дип аталган уен программасы узды.

Балалар китапханәсендә Муса Җәлилнең 110 еллыгына   багышланган "Өзелгән җыр эзләре буйлап» дигән  китап күргәзмәсе оештырылды.

Балалар китапханәсендә 2-4 сыйныф  укучылары өчен «Кем иртә белән кунакка йөри ...» дигән әдәби сәгать үткәрелде. Укучылар мультфильм карадылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр.


4
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Узган атнада Питрәчнең 1 нче мәктәбендә  батырлык дәресләре,  сыйныф сәгатьләре һәм мәктәп  музеена экскурсия оештырылды. Алар Ленинград блокадасына багышланды.


2
февраль, 2016 ел
сишәмбе

1 февральдә  “Батыр” КСКда  коррекция мәктәбендә тәрбияләнүчеләр өчен  “Крепость: щитом и мечом”  фильмын күрсәтәчәкләр. Ул Россиядә Хәрби дан көненә  багышлана.


31
гыйнвар, 2016 ел
якшәмбе

Районда  ел саен үткәрелә торган  хисап җыелышлары башланды. Анда  район җитәкчелеге вәкилләре авыл халкы алдында  узган елгы нәтиҗәләргә анализ ясый,  киләсе елга планнар  белән таныштыра.  Шундый җыелышларның беренчесе  Чыты авыл җирлегендә үтте. Авыл халкы белән очрашуда  Питрәч  мунициаль районы башкарма комитеты  җитәкчесе  Марат Фәсхетдинов,  район хезмәтләре җитәкчеләре һәм  вәкилләре катнашты.

КВАЛИФИКАЦИЯЛӘРЕН КҮТӘРҮ МАКСАТЫННАН  агрономнар һәм АПК игенчелек белгечләре укулары үтте. Ул  Татарстан агробизнес кадрларының белемнәрен арттыру институтында оештырылды. Дәресләрнең төп темасы: “АПКның прогрессив технологияләре”. Курсларда  Питрәч агрономнары да квалификацияләрен  күтәрде.

Хөрмәтле питрәчлеләр, сез әлегә кадәр  гаиләгез белән  чаңгы-чаналарда йөрер өчен, шулай ук  кышкы урманга барып, андагы матурлыкка сокланыр өчен вакыт тапмаган булсагыз, күңелегезне төшермәгез, моның өчен нәкъ менә вакыты килеп җитте. Бу якшәмбе, 24 гыйнварда, районда  традицион “Сәламәтлек көннәре”   башланып китә.

Авылда кече хуҗалыклар республиканың тулаем авыл хуҗалыгы продуктының 53 проценттан артыгын җитештерә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International