ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында ТРда "Лукойл" ҖАҖ социаль һәм мәдәни проектлары VI конкурсына нәтиҗә чыгару тантанасы узды. Быел конкурска 691 заявка бирелгән булып, грант фонды 25 млн сум тәшкил иткән.

Конкурсның максаты - җирле бергәлекләрнең территориль актуаль проблемаларын хәл итү, хәйрия ярдәме нәтиҗәлелеген күтәрү буенча проектлар һәм инициативларны чынга ашыруга булышу.

Искәртеп үтик: социаль һәм мәдәни проектлары конкурсы ел саен төбәкләрдә "Лукойл" эшчәнлеге белән үткәрелә. Татарстанда ул 2010 елдан бирле уздырыла, аны "Лукойл"ның бүлендек компаниясе Россия инновацион ягулык-энергетика компаниясе («Ритэк») тормышка ашыра. Конкурс номинацияләре тематикасы барлык төбәкләрдә бер үк: "Экология", "Рухилык һәм мәдәният", "Спорт". Быел, Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел уңаеннан, "Җиңү" номинациясе кертелде.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков республика Президенты, Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән «Лукойл» һәм «Ритэк»ка мондый конкурслары үткәрүләре өчен рәхмәт белдерде. "Без бу залда беренче тапкыр гына очрашмыйбыз. Очрашкан саен рәхмәт һәм соклану хисе туа, чөнки иң зур компанияләрнең берсе, нигез салынганнан бирле, янәшәдәгеләрне онытмый. "Лукойл" нефть компаниясе стратегиясе һәм президенты, аның зур командасы нигезендә ихласлык ята. Болар барысы да зур конкурс оештыруга китерде. Конкурста катнашучылар елдан-ел арта. Быел - 170 җиңүче. Күпме кеше безнең республикада дәүләт проектлары һәм төрле фондлардан тыш, "Лукойл" кебек, ярдәм кулы сузарга әзер дус булуын да аңлады", - диде ул сәламләү чыгышында.

«Лукойл» ҖАҖ вице-президенты, «Ритэк» ААҖ генераль директоры Николай Николаев конкурс киләчәктә дә дәвам итәчәк, дип ышандырды. Миңа Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев шалтыратты һәм бәйрәм белән котлады. Конкурс ул, чыннан да, - бәйрәм. Бу этапта без бизнес, хакимият һәм җәмгыять арасында үзара мөнәсәбәтләр урнаштырдык. Бергә без күп яхшы эшләр башкара алабыз".

Илдар Халиков белән Николай Николаев «Экология» номинациясенең абсолют җиңүчеләрен бүләкләделәр.

"Җиңү" номанациясендә җиңгәннәрне ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм «Ритэк» ААҖ генераль директоры - «ТатРИТЭКнефть» ССП директоры Мөхәммәтвәли Хөснетдинов бүләкләде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, «Лукойл» хәйрия фонды генераль директоры Игорь Бекетов, өч тапкыр дөнья чемпионы, стендка ату буенча Олимпия уеннары призеры, РФның атказанган спорт мастеры Светлана Демина "Спорт" номинациясенең абсолют җиңүчеләренә бүләк тапшырды.

"Рухилык  һәм мәдәният" номинациясенең абсолют җиңүчеләрен ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева һәм ТР Дәүләт симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе, баш дирижеры, РФның атказанган артисты Александр Сладковский бүләкләде.

Төп бүләк -1 млн сумлык сертификатка аутизм һәм үсештә башка тоткарлыклары булган балаларга ярдәм итү буенча "Особый мир" төбәк иҗтимагый оешмасы ия булды.
«Особый мир» оешмасы идарәсе рәисе, «Чудо-дети» Дәвалау педагогикасы үзәге башкаручы директоры Ася Кислова журналистларга сөйләгәнчә, сертификат үзәкне реконструкцияләүгә билгеләнгән.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков та бәйрәмдә алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. "Беренче чиратта, "Лукойл" нефть компаниясенә күп санлы изге эшләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Компания күп кенә предприятиеләргә үрнәк күрсәтә. Әлбәттә, Татарстан предприятиеләре ярдәм итү һәм хәйриячелек белән күп шөгыльләнәләр, әмма монда нәтиҗә ясый белү үрнәге дә күрсәтелә", - диде ул.

Татарстанга инвалидларны тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итүгә 789 млн сумнан артык акча бүленгән


 

Бу хакта Дәүләт Думасының профильле комитеты җитәкчеләренә хәбәр ителгән


Очрашу барышында яклар Татарстан территориясендә эшләү нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре буенча фикерләште


ТР Премьер-министры җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Екатеринбургта узган VI Россия-Әзербайҗан төбәкара форумында катнашты


Казанда Машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чара узды



 (Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Бүген Казанда Машина төзүчеләр көнен бәйрәм иттеләр.

Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР машина төзелеше комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, хезмәт коллективлары вәкилләре һәм тармак ветераннары, төбәк уку йортлары укытучылары һәм аспирантлары, балалар техник иҗат түгәрәкләренә йөрүчеләр катнашты.

Бәйрәм башланганчы, ТР Президенты республикада машина төзелеше комплексының тарихы һәм заманча этабы турындагы күргәзмә экспозициясе белән танышты.
Тармак вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан егәрлекле машина төзелеше потенциалы белән горурлана, дип ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, республикадагы мондый машина төзелеше комплексы үсеш алган күп кенә илләрдә дә юк.

"Без җиңел һәм йөк автомобильләре, самолетлар, вертолетлар, суднолар төзибез, төрле аппаратура ясыйбыз. Бу республиканың куәт-мөмкинлеге искиткеч зур булуы һәм бүген аның үсеш алуы турында сөйли", - диде ТР Президенты.

Татарстанның 2030 елга кадәрге Социаль-икътисади үсеш стратегиясендә машина төзелеше комплексына зур роль билгеләнгән, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
"Әлбәттә, машина төзелеше комплексы - ул машиналар һәм агрегатлар гына түгел. Бу, барыннан да элек, - кешеләр. Бүген безнең предприятиеләр чит илдән кертелә торган товарны үзебезнекенә алмаштыру шартларында яңа алымнар һәм яңа карарлар кабул итә. Бу дөрес юнәлеш. Ресурс үзәкләре, безнең вузлар һәм предприятиеләрнең мәктәпләр белән эшләве - болар барысы да бүген без күргән нәтиҗәне бирә. Татарстанның машина төзелеше комплексы һәрвакыт алдынгы позициядә булырга тиеш. Республика җитәкчелеге һәрвакыт ярдәмгә әзер", - диде ТР Президенты машина төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп.

Аннары Рөстәм Миңнеханов республика машина төзелеш тармагының иң яхшы хезмәткәрләренә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.

«Коммерсант» газетасы 2014 елда продукция сату күләме буенча Россиянең эре компанияләре рейтингын тәкъдим итә.
«Татнефть» компанияләр төркеме 12340,9 млн доллар продукция сатып 17 урынны алган, ә нефть-газ компанияләре арасында - бишенче. Моннан тыш, «Татнефть» иң табышлы компанияләр егермелегендә 6 урынны били. 
Татарстанның «ТНГ-Групп» сервис компанияләре арасында сатылган продукция күләме буенча Топ-10 да 7 урынны били.
"Түбән Кама Нефтехим" химия һәм нефть химиясе сәнәгате лидерлары унлыгында 3 урында, " Казаньоргсинтез" - 8 урында.
Эре электр энергиясе компанияләре арасында «Генерирующая компания» - 10 нчы, «Татэнергосбыт» – 4 нче.
Татарстан Топ-600 гә кергән компанияләр саны буенча төбәкләре арасында 4 урынны били.

Рейтингны Россия Икътисади үсеш министрлыгы һәм РФ дәүләт-хосусый партнерлыкны үстерү үзәге әзерләгән



 (Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан дәүләт-хосусый партнерлык үсеш дәрәҗәсе буенча рейтингта икенче урынны били. Россия Икътисади үсеш министрлыгы һәм РФ дәүләт-хосусый партнерлыкны үстерү үзәге әзерләгән тикшерү мәгълүматларына караганда, Татарстан бу күрсәткеч буенча лидер субъектлар рәтендә.
Рейтингта беренче биш урынны Санкт-Петербург, Татарстан, Мәскәү, Новосибирск һәм Түбән Новгород өлкәләре били, дип яза «Коммерсантъ».


28
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Яңа предприятиене чимал белән кече хуҗалыклар тәэмин итәчәк



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International