ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2015 ел
шимбә

2015 елның 1 июленнән  районда, тулаем Татарстанда,  Россия Федерациясе социаль иминият фондының “Турыдан-туры түләүләр”  проекты старт алды. Хәзер   хезмәткәрләргә  пособиене  эш бирүчеләр түгел, ә  фонд филиаллары  турыдан-туры исәпли. Узган ике айда  ике якның да  әлеге  яңалыкның өстенлекле һәм  җитешсез якларын бәяләргә  мөмкинлеге булды.


 

Мошенниклар Шәле авылында яшәүче бер  ханымның банк картасыннан унөч меңнән артык акчасын салдырып алган.


 

ӨЛКӘННӘР КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН УНКӨНЛЕК БАШЛАНА.

 

Ункөнлек кысаларында  бик күп чаралар оештырылачак. Хезмәт коллективларында  ветераннар,  өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашуларга, аларны сугышчан  батырлыклары һәм хезмәттәге  уңышлары өчен хөрмәтләүләргә әзерләнәләр.

Ункөнлек кысаларында, төгәлрәге шимбә, 3 октябрьдә,  район үзәгендә  Өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтәчәк.

МИЛЕК САЛЫМНАРЫН ТҮЛӘҮ ТУРЫНДАГЫ салым  кәгазьләрен  юллау тәртибе  үзгәргән. Салым органы исәпләгән  өч милек салымының гомуми күләме 100 суммнан ким булганда,  физик затка   салым хәбәре кәгазе җибәрелми. Димәк, бу салымнарны агымдагы елда түләү вазифасын йөкләми.  Киләсе елга сумма 100 сумнан артып китсә, хәбәр кәгазе 2016 елның 1 октябренә кадәрге вакытта пеня исәпләнмичә генә җибәрелә.

Быел 15 меңнән артык салым түләүчегә салым хәбәрләре җибәрелгән – барлыгы 9,7 миллион сумлык.

АДМИНИСТРТИВ КОМИССИЯНЕҢ ЧИРАТТАГЫ УТЫРЫШЫНДА  административ хокук бозулар турында биш беркетмә  каралды. Һәр очрак буенча  ике мең сум күләмендә штраф салырга дигән карарга киленде. Питрәч, Ленино-Кокушкино һәм Колай  авылларында яшәүчеләр  авыл җирлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен бозган. Алар үзләренң ваемсызлыклары  өчен җавап бирәчәк. Аларга йорт яны территориясендә  төзелеш материаллары һәм   транспорт техникасын куйган һәм саклаган,  юлга чүп-чар,  көнкүреш калдыклары ташлаган өчен   штраф түләргә туры киләчәк.


24
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Сайлау көнендә үзәк китапханә хезмәткәрләре “NEXT буын” әдәби батл үткәрделәр.


 

22
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе

Бөтен республика буйлап парклар һәм скверлар көне  билгеләп үтелде. Питрәч районында да бу  көнне күп кенә чаралар оештырылган иде. Анда төрле яшьтәге питрәчлеләр катнаша алды.


 

21
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Быел “Кощак” АХП ҖЧҖ кырларында бәрәңге 250 гектар мәйданны били. Җирле бәрәңге игүчеләр нинди шартларда да мул уңыш бирүче “Розара” һәм “Редскарлет” кебек сортларга өстенлек бирә.


 

Питрәчнең егермедән артык комбайнчысы  район кырларыннан һәрберсе   ун  мең һәм аннан артыграк центнер ашлык суктырды. Исегезгә төшерәбез,  район башлыгы Эдуард Дияров имзасы куелган рәхмәт хатлары һәм  премияләрне беренче булып “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ, “Газовик” ҖЧҖ, “Кощак” АХП” ҖЧҖның куәтле  “Нью-Холланд СХ 6090”, “Мега 370” һәм “Мега 360” комбайннарында эшләүче   игенчеләре алды.


 

17
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Агропромышленность комплексы хезмәткәрләре, профсоюз райкомы, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре Советлары җитәкчеләре тәкъдиме белән быелгы урак өсте алдынгылары билгеләнде (мәгълүматлар  15 сентябрьгә).


 

“Шатлык”  социаль  приютында  “Экстремизмга һәм  терроризмга -  Без каршы” дигән  темага түгәрәк  өстәл булып узды.


 

 “Сайлауларда катнашканыгыз өчен һәрберегезгә рәхмәт белдерәм”. Әнә шулай диеп мөрәҗәгать итте Татарстан халкына Президент вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов. Ул республика халкына сайлауларда актив катнашканы өчен үзенең ихтирамын җиткерде.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International