Һава торышының начар булуына карамастан, районыбыз игенчеләре урып-җыюны вакытында, югалтуларсыз тәмамлар өчен бөтен көчләрен куялар.
Ел саен августның икенче шимбәсендә физкулҗтурчылар көнен билгеләп үтәләр. Питрәчтә ул быел тантаналы җыелыштан башланып китте. Анда район башлыгы Эдуард Дияров та катнашты.
Агымдагы елның 10 августыннан республикада “Минем уңышларым – Татарстаным казанышлары” дип исемләнгән бәйге башланып китте. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр үзләренең шәхси уңышларын, республика казанышларын кыска күләмле хикәя – эссе рәвешендә, яисә кызыклы фотосурәт аша күрсәтә ала.
Питрәч районы прокуратура органы үткәргән тикшерү барышында миграция законы үтәлешендә, шулай ук халык күпләп җыела торган объектларда янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә хокук бозулар ачыкланды.
Җитәкчелек халык алдында отчет тота, ә алар үз чиратында борчыган сорауларын район җитәкчелегенә юллый. Шундыйрак рухта бүген Питрәч районың барлык авылларында халык җыеннары үтә.
Узган атнада “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте Татарстанда халыкны булачак сайлауларга чакырып урам акцияләре оештырды. Хәрәкәтнең Питрәч районындагы активисталары да питрәчлеләргә республика үсешенә кагылышлы төп мәсьәләләр тупланган буклетлар таратты.
Питрәчтә яшәүче Валентина Ивановна Чапалованы районда күпләр белә. Үз вакытында ул администрациядә гомуми бүлек мөдире булып эшләгән. Бу көннәрдә аңа 75 яшь тулды. Ветеранны бу матур юбилее белән Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров котлады.
Район башлыгына сорау бирергә теләүчеләр арта гына. Чираттагы халыкны кабул итүгә 20 питрәчле язылган иде. Анда Дәүләт Советы депутаты Рәфкәть Кантюковның ярдәмчесе Гүзәлия Минкина да катнашты.
Яр Чаллы делфинариясе Казанга килеп үзенең матур куелыш күрсәткән вакытта, «Шатлык» приют балаларына анда бару, матур чарада катнашу мөмкинлеге тудырган өчен благотворительный фонд «Наз» га, балалар исеменнәң зур рэхмәтебезне белдерәбез. Куелыш бик матур булды, безнең балаларга бик ошады. Балалар куелыштан бик кәнагать булып кайтлар.