Агросәнәгать комплексының финанс-икътисад хезмәтләренең семинар-киңәшмәсе Спас муниципаль районында булды
КФУ һәм КИТТУ "Haldor Topsoe A/S" компаниясе белән хезмәттәшлек итү турында меморандумнар имзалады
"Без ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлекне үстерүгә җитди карыйбыз", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов
Питрәч мини-футбол лигасында барлыгы 9 команда катнаша. Алар ике әйләнәле турнирда район чемпионы исеменә көч сынаша.
Быел районның кырыктан артык укытучысы юбилейларын билгеләп үтә. Аларның һәрберсе бу вакыт эчендә ничәмә-ничә буынга белем биргән, аларны тәрбияләгән.
Бүген ягъни 26.08.2015 көнне “Шатлык” приютында “Белем көне” бәйрәме булып узды. Бәйрәмгә почта хезмәткәрләре (РУЭС) һәм Владимир атакай кунакка килгән иде. Мультфильмнардыгы персонажлар бәйрәме тагын да күңелле итте. Бәйрәмдә шулай ук балалар, приют хезмәткәрләре, тәрбиячеләр катнашты. Мәктәп турында шигырьләр, җырлар яңгырады. Кунаклар буш килмәгән иде. 1 нче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырдылар. Аларга бик зур рәхмәт.
Үсеш һәм формалашу чоры
Безнең балачагыбыздан бирле мәктәп, җәмгыятебез кебек үк бик зур үзгәрешләр кичерде. Белем бирүнең яңа бурычларын, яңа шәхес тәрбияләүдә өлеше булган һәркем аңларга тиеш, минемчә. Бу, иң беренче чиратта, үз коллективлары өчен җаваплы булган белем бирү учреждениесе җитәкчеләренә карый. Ә шулай да, заманча белем бирү учреждениесе җитәкчесе нинди булырга тиеш соң?
КИЧӘ, 25 АВГУСТ КӨННЕ, ПИТРӘЧТӘ укытучыларның традицион август конференциясе булып узды.
Питрәчтә балалар шәһәрчегендә “Мәктәпкә җыенырга булыш” традицион хәйрия акциясе үтте, ул аз тәэмин ителгән, күп балалы гаилә балаларына, ятим балаларга, инвалид балаларга, эшсез ата-аналар балаларына һәм тормышта авыр хәлдә калган балаларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.