ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Күн авылында яшәүче Малик Хатып улы  Шәрипов Бөек Ватан сугышында әтисен югалткан кеше.  Әтисен хәтерләмәсә дә, гомере буе аның ничек хәләк булганы, кайда җирләнгәне хакында беләсе килгән. Күпъелгы эзләнүләр нихаять үз нәтиҗәләрен биргән. 

14
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Язгы кыр эшләре үткәрүгә һәм терлек азыгы әзерләүгә ТР районнарына 70 мең тонна ягулык-майлау материаллары бүлеп бирелгән
46,4 мең гектар уҗым тукландырылган, 17 мең гектар - күпьеллык үләннәр
Икмәк-күмәч товарларын куллану арткан, казылык һәм кондитер эшләнмәләренә ихтыяҗ кимегән

13
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, район авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре чираттагы семинар-киңәшмәдә очраштылар. Анда катнашучылар тиздән башланачак язгы чәчү эшләренә әзерлек, аның үзенчәлекләре буенча фикер алыштылар. Семинар эшендә Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров та катнашты.
“Иминлек прогнозы” Бөтенроссия акөиясе кысаларында Питрәч автомәктәбендә ачык дәрес узды. Автомәктәбнең укучылары белән очрашуга  район автоинспекциясе хезмәткәрләре килгән иде.

12
апрель, 2015 ел
якшәмбе
11 апрельдә Питрәч 2нче урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган укучыларның кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.
2013 елдан Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республика бюджетыннан җирле территорияләрне үстерүгә юнәлтелгән  проектларны финанслаштыру программасы тормышка ашырыла башлады. 29 март көнне Питрәч районының барлык авыл җирлекләрендә үзара салым кертү буенча референдумнар үтте. 
Сугыш ветераны Гыймадиев Хәким Миннеһәҗ улы белән әңгәмәбез аның туган көненә туры килде. 

10
апрель, 2015 ел
җомга
9 нчы апрель көнне Питрәч 2нче мәктәбендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган чара  үтте. Чарада  5 нче сыйныф укучылары арасында "Сәламәт яшәү яхшы" дигән темага  КВН узды. Чарага мәктәп укучылары сәламәтлеккә багышланган рәсемнәр һәм стенгазеталар ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International