2020-2022 елларда Питрәч муниципаль районы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча төбәк программасын тормышка ашыруның кыска вакытлы планын раслау турында
Россия Федерациясе Торак кодексын, «Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларда гомуми мөлкәткә капиталь ремонт ясауны оештыру турында» 2013 елның 25 июнендәге 52-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру максатларында муниципаль район Башкарма комитеты карар бирә:
1. 2020 - 2022 елларда Питрәч муниципаль районы территориясендә урнашкан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 ел, 31 декабрь, 1146 нчы карары белән расланган күпфатирлы йортлардагы уртак мөлкәтне капиталь ремонтлау буенча төбәк программасын тормышка ашыруның кыска вакытлы планын расларга.
2.Әлеге карар Питрәч муниципаль районының рәсми сайтында басылганнан бирле үз көченә керә.
3.Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотам.
Питрәч муниципаль районы
Башкарма комитеты җитәкчесе А. В. Хәбибуллин
Д. Ә. Хәмитов
8(84367)30890