«2021-2026 елларга Питрәч муниципаль районында мәдәниятне үстерү» программасын раслау турында" 2020 елның 26 декабрендәге 1842а номерлы карары

«2021-2026 елларга Питрәч муниципаль

районында мәдәниятне үстерү»

программасын раслау турында

 

 

      Питрәч муниципаль районында мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру максатларында Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты карар бирә:

1. «2021-2026 елларга Питрәч муниципаль районында мәдәниятне үстерү» программасын расларга.

2. Әлеге карарны Татарстан Республикасының рәсми порталында (www.pravo.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының рәсми сайтында (www.pestreci.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга (халыкка җиткерергә).

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.С. Шәйхетдиновка йөкләргә.

 

 

 

 

Район Башкарма комитеты җитәкчесе                                   А.В.Хабибуллин

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 955.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International