"2022 елга башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы Питрәч муниципаль районы муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучы сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм инвалидларга түләүсез кайнар туклану оештыру тәртибен раслау турында" 2021 елның 21 декабрендәге 900 номерлы карары

2022 елга башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы Питрәч муниципаль районы муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучы сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм инвалидларга түләүсез кайнар туклану оештыру тәртибен раслау турында

 

Балаларны социаль яклау максатларында һәм «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 37,79 статьялары нигезендә Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты карар бирә:

1.  «Питрәч муниципаль районының башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыручы муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләрендә белем алучы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм инвалидлар өчен түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру тәртибе»н расларга.

2. Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Финанс-бюджет палатасына башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы сәламәтлекләре чикләнгән балаларны һәм инвалидларны түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыруга акча бүлеп бирүне карарга тәкъдим итәргә.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыкканнан соң үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Питрәч муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шәйхисламов А. С. йөкләргә.

 

 

 

Муниципаль район

Башкарма комитеты җитәкчесе                                                              А.В.Хәбибуллин

 

pdf
Скачать текст
PDF, 4.78 Мб

Приложения:
docx
Тәртип
DOCX,
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International