Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ нән 13 гыйнварның 18.00 сәгатеннән алып 15 гыйнварның 06.00 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында Консультация-кисәтү килде. Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә:
- 13 гыйнвар кич һәм 14 гыйнварда төнлә томан;
- 14 һәм15 гыйнварда кар, буран, күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарланып, көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин, юлларда кар көртләре.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.