Бүген Питрәч муниципаль районы Советының сигезенче утырышы узды

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Утырыш эшендә ТР Президенты Аппаратының территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Раил Гаффаров катнашты.

Депутатлар 10 мәсьәлә буенча фикер алыштылар. Алар арысында түбәндәге мәсьәлә дә бар иде:

1. Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
2. Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Советының "Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының башка авыл җирлекләре чикләрендә өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гражданнарга җир кишәрлекләре бирү турында" 2019 елның 24 октябрендәге 221 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
3. 2020-2022 елларга Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы муниципаль милкен хосусыйлаштыруның Фараз планына (программасына) үзгәрешләр кертү турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International