Коррупция-явызлык ул һәм аның белән көрәшергә кирәк,дип саный мәктәп укучылары.

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Район үзәгенең беренче мәктәбендә коррупциягә каршы чаралар узды. 11 Б сыйныфында педагог Р.И. Рахматуллина җитәкчелегендә «Коррупциягә каршы дөнья тәҗрибәсе» темасына түгәрәк өстәл узды, анда укучылар коррупциягә каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ЧАРАЛАРЫ белән уртаклаштылар, мәсәлән, Бельгия, Нидерланд, Бразилия, АКШ, Кытай, Казахстан һәм башка илләрдә, шулай ук безнең ил өчен дә кулай эш рәвешләрен билгеләделәр.

 Ә 2 Б сыйныф укучылары Коррупциягә каршы темага әкияти постановка ярдәмендә укытучы Дәүләтшина Э.и. җитәкчелегендә коррупциянең нәрсә икәнлеген ачыкладылар һәм коррупция - явызлык һәм аның белән һичшиксез көрәшергә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

Ике чарада да район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Валентина Урусова катнашты, ул укучыларны районда алып барыла торган профилактика эшләре белән таныштырды һәм аларның сорауларына җавап бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International