Кощаково мәктәбендә Украинада махсус хәрби операция вакытында һәлак булган сугышчыларга мемориаль такталар ачылды

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Болар - Владимиров Александр Николаевич һәм Вәлиев Нияз Рөстәм улы. Аларның исемнәре мәңгегә авыл һәм алар укыган мәктәп тарихына язылачак.

Аларның юлы - безнең бәхетле киләчәгебез өчен башларын салган геройлар юлы. Туган ил чакыруы буенча, башкаларның артына яшеренмичә, алар ирекле рәвештә сугыш кырына киттеләр һәм батырларча һәлак булдылар.

Питрәч районы кешеләре исеменнән әти-әниләренә, батыр ул, Ватанны саклаучы тәрбияләгән өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Россия көче Александр һәм Нияз кебек гади егетләрдә! Һәм әлегә җирдә Россия геройлары булганда, безнең ил җиңелмәс!

Мәңгелек хәтер һәм геройларга дан!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International