Күчемсез милекне электрон рәсмиләштерү - Татарстан Росреестры өчен өстенлекле юнәлеш

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

2023 ел йомгаклары буенча Татарстан Росреестрына күчемсез милекне рәсмиләштергәндә 500 меңнән артык онлайн мөрәҗәгать керде, агымдагы елның ике аенда-56 меңгә якын

Бу һәм башка саннар бүген Татарстан Росреестры каршындагы Иҗтимагый совет утырышында яңгырады. Онлайн режимда узган очрашуның төп темасы күчемсез милек базарында профессиональ катнашучылар: кредит оешмалары, төзүчеләр һәм кадастр инженерлары белән электрон хезмәттәшлек булды.

Ведомство мәгълүматлары буенча, 2023 елда электрон рәвештә исәп-теркәү гамәлләренә 500 меңгә якын гариза бирелгән, агымдагы елның ике аенда 56 меңгә якын.  Шул ук вакытта базарда профессиональ катнашучылардан мөрәҗәгатьләр өлеше: дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарыннан 100%, банклардан һәм төзүчеләрдән 8590% тәшкил итә.

Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Айназ Әхмәтова хәбәр иткәнчә, базарда гражданнар һәм профессиональ катнашучылар белән электрон хезмәттәшлекне үстерү буенча эшнең мөһим юнәлеше-ипотеканы цифрлаштыру:

"Татарстан Росреестры 2021 елның сентябреннән «24 сәгать эчендә Электрон ипотека»проектын гамәлгә ашыруда актив катнаша. Шуның аркасында хәзерге вакытта Татарстанда бер эш көне дәвамында әлеге проект буенча кредит оешмаларыннан килгән мөрәҗәгатьләрнең 96 проценты карала"»

Күчемсез милекне электрон рәвештә рәсмиләштергәндә килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен Татарстан Росреестры махсус төзелгән чат-бот ярдәмендә банклар һәм төзүчеләр белән көн саен хезмәттәшлек итү процессын җайга салды. Моннан тыш, даими нигездә кредит оешмалары вәкилләре, төзүчеләр, шулай ук кадастр инженерлары белән «түгәрәк өстәлләр» үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, кадастр исәбенә һәм хокукларны теркәүгә документларны электрон рәвештә Росреестр порталы яки Росреестр барлык массакүләм ихтыяҗлы хезмәтләрне күрсәткән РФ Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша тапшырырга мөмкин.

2024 елда Татарстан Росреестры хезмәтләрне цифрлаштыруны арттыру эшен дәвам итәчәк, чөнки дәүләт хезмәтләрен алучылар өчен бу уңайлы, тиз һәм тәүлекнең теләсә кайсы вакытында да ачык.

 

https://rosreestr.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International