Коммерция эшчәнлеге алып бармаган оешмаларны дәүләт теркәвенә алу турында карар кабул итү буенча дәүләт хезмәте коммерциягә карамаган оешманың гамәлгә кую документларына үзгәрешләр кертү, Татарстан Республикасы территориясендә коммерциягә карамаган оешмалар турында юридик затларның бердәм дәүләт реестрына кертү хакында Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан бирелә.
Дәүләт хезмәтен алу өчен гамәлдәге законнарда каралган документлар мөрәҗәгать итүче шәхсән үзе (аның вәкиле) тарафыннан Идарәгә түбәндәге адрес буенча тапшырыла: 420059,
Казан шәһәре, Һади Такташ ур., 124 йорт, шулай ук гомуми файдаланудагы мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрен, шул исәптән Интернет челтәрен дә кулланып, почта аша яисә электрон документлар рәвешендә җибәрелергә мөмкин (www.gosuslugi.gov.ru).
Коммерциягә карамаган оешмаларны дәүләт теркәвенә алу документларын тапшыру тәртибе турында мәгълүмат «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Идарәнең түбәндәге адрес буенча рәсми сайтында урнаштырылган: https://to16.minjust.gov.ru/pages/gosudarstvennaya-registraciya-nekommercheskih-organizacij/.