“Без дус, һәм безнең дуслыкта бөек көч” - дигән девиз астында бүген тематик класс сәгатьләре һәм Питрәч районы укучыларында бердәм дәресләр узды. Педагоглар укучыларга белорусларның һәм русларның уртак яклары күп дигән фикерне җиткерергә тырыштылар: бездә бер тарих, безне тел, идеяләр берләштерә, һәм без бер-беребезгә ярдәм итеп үсәбез. Укучылар Белоруссия символикасы белән таныштылар, бәйрәм тарихы, шулай ук халыкларыбызның бердәм рухи кыйммәтләре һәм тормыш ориентирлары турында белделәр.