Җиңү көне - 9 май дәвамында Россиядә иң күңелне җилкендерә торган бәйрәм һәм данлы бәйрәм булып кала. Бернинди башка бәйрәмнәр дә аның белән тиңләшә алмаячак.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы алдыннан, Россиянең тарихи үткәненә һәм бүгенгесенә сакчыл караш тәрбияләү, үсеп килүче буынның гражданлык-патриотик сыйфатларын формалаштыру максатыннан, 7 майда районның барлык мәгариф учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрнең әхлакый-патриотик хисләрен ныгытуга, төрле эшчәнлек аша Бөек Ватан сугышы турында белемнәр формалаштыруга юнәлтелгән чаралар узды.
Әйтик, 8 майда:
- Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга Обелискларга чәчәкләр салу
- "Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый" митинглары
- Тыл ветераннары белән очрашулар
- “Бөек җиңүгә багышлана” иҗат фестивале
- Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә чаралар
- Тыл ветераннарының өйләрендә котлаулар, бүләкләр тапшыру
- Музыкаль-әдәби композицияләр