Очрашуга спорт секцияләре тренерлары, мәктәпләрдә физкультура укытучылары, районның спорт объектлары хезмәткәрләре чакырылган иде.
Безнең районда бүгенге көндә системалы рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче халыкның өлеше 63% тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, «Спорт - тормыш нормасы» проектының «Демография» милли проектының саннарда чагылган бурычы - 2030 елга Россия халкының физик культура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүчеләре санын 70 %ка кадәр арттыру.
Хәрәкәтнең төп максаты - россиялеләрнең тормыш сыйфатын физик активлык аша күтәрү һәм спорт тормышы культурасын формалаштыру. Районның физкультура хәрәкәте вәкилләре бу эшкә үз өлешләрен кертә.
Районда 5 спорт объекты эшли, 15 универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән.
Питрәч районының Комплекслы спорт мәктәбе физик әзерлекне ныгытуда, спорт чараларын оештыруда һәм уздыруда зур роль уйный. Биредә 11 спорт төре буенча эш алып барыла.
2023-2024 ел нәтиҗәләре буенча спорт мәктәбендә 63 уку төркемендә 898 тәрбияләнүче белем алган.
Котлауны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илназ Дәүләтханов тапшырды.
"Югары казанышлар мәктәптән, балалар спорт секцияләреннән башлана. Бу көнне без физкультура һәм спорт һөнәргә ия булган һәркемгә рәхмәт белдерәбез. Сезнең максатчанлыгыгыз, җаваплылыгыгыз, мораль һәм физик ныклыгыгыз нәтиҗәсендә районыбызның исеме иң абруйлы ярышларда яңгырый, ә спорт белән шөгыльләнү питрәчлеләр тормышының аерылгысыз өлешенә әверелә бара», - дип билгеләп үтте Илназ Ринатович.
Чарадан фоторәсемнәрне түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин